Дарья Смолинаның ямьле дөньясы (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Дарья Смолина һәм аның «Ямьле дөнья» («Радужный мир») рәсем студиясе укучыларының күргәзмәсе ачылды.

радужный мир
IMG-20220430-WA0025
IMG-20220430-WA0021
IMG-20220430-WA0022
IMG-20220430-WA0024
IMG-20220430-WA0018

Дарья Тарасовна студиягә йөрүчеләрнең эшләрен тәкъдим итте, балаларда әйләнә-тирә дөньяны сурәтләүдә нинди фантазияләр тудыруы турында сөйләде.  
Укучыларның ата-аналары укытучыга рәхмәт белдерде, аның балаларны дөньяга мәрхәмәт һәм шатлык күзләре белән карарга өйрәтүен ассызыклады. Күргәзмә ачылу тантанасын 2 нче Балалар музыка мәктәбеннән яшь музыкантлар чыгышлары бизәде. 
Күргәзмә 25 майга кадәр дәвам итә. Рәхим итегез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: